На татарском поздравление

Сегодня предлагаем сборник на тему: "На татарском поздравление". Мы собрали на этом сайте самый полный список поздравлений и тостов на тему.

Әниләрне котлау / Поздравления маме на татарском

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә … яшь тула. Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз.

Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

* * *
Җырымның моңы, тормышым нуры,
Кадерлем минем, газизем минем,
Игелек тулы олы йөрәкле,
Мәңге яшь, гүзәл — Әнием минем.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул.
Иксез-чиксез булсын бәхет мизгелләрең!
Ходай сиңа озын гомер насыйп итсен.
Сиңа юллыйм теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ”— диеп дәшү шундый рэхэт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!”— диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

***
Котлы булсын. Әнкәй, туган көнең.
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хэсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алдагы көннәрең.

Бакчаларда кошлар сайрап туймый.
Котлап, Әнкәй, туган көнеңдә.
Фәрештәләр ап-ак канат булсын
Күп авырлык күргән иңендә.

Син булганга күрә. Әнкәй,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен —
Озак яшә, исән бул гына.

Туган көне бүген әниемнең
Туксан ел ул яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал ап-ак булса да
Алты баласына бүлеп биргән,
Йөрәгенең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды шул
Киң күңелле анам алтыным.

Тарсынма әле әнием бу дөньяны
Сыкранма әле әнием авыр дип.
Яшә әле яшә озак яшә,
Бер киткәчтен кайтып булмый бит.

Әнкәй дә картайган инде,
Чәчләре дә агарган.
Нур сибелә, нур чәчелә,
Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,
Сагынам карасын да.
Мин агарткан чәч тә бардыр
Ул чәчләр арасында.

Әнкәйнең ап-ак чәчләре
Агарган безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Сокланып карап торырлык —
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз.

Мин язларга сине тиңлим, әнкәй,
Якты язлар кебек карашың.
Күңелеңдә бары изгелекләр,
Якты юллар гына ярасың.
Һәрвакытта алда барасың.

Мин җәйләргә сине тиңлим, әнкәй,
Шундый җылы синең кочагың.
Яшәгез сез, әтием белән икәү
Сүндермичә яшәү учагын.
Мин җәйләрдә сиңа очамын.

Мин көзләргә сине тиңлим, әнкәй,
Сары сагыш сары көзләрдә.
Үткәргәнсең күпме югалтулар,
Алар чагыла синең йөзләрдә.
Үпкәләмә, әнкәй, көзләргә.

Ак кышларга сине тиңлим, әнкәй,
Ак бәс кунган инде чәчләргә.
Ак чәчләрдәй ак күңелләр белән
Язсын әнкәй диеп дәшәргә,
Ак кышларда бергә яшәргә!
* * *
Шомырт чәчәк атса,
Илгә кошлар кайтса,
Җаным тула минем назларга.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Якты тормыш миңа
Бүләк иткән өчен язларда.

Йөрәк җылың белән,
Бишек җырың, белән
Күңел кылларымны чирткәнсең.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Сабый чакларымнан
Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

Язгы кояш төсле,
Сулмас яшәү көчен
Биргәнсең син миңа гомергә.
Рәхмәт, әнкәй, сиңа,
Кояш булып миңа
Мәңге-мәңге яшә бу җирдә.
* * *
Әнкәй диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була
Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
* * *
Син — иң газиз кеше безгә,
Син — яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы — син,
һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган көн кебек булсын.

Өзелмәс җепләр бәйләсен
Бала — ана арасын.
Ел да шулай бәйрәм итик
Туган көн тантанасын.

Озак еллар бергә-бергә
Исәнлек белән яшик.
Үзебез эби булгач та,
Әни диеп эндәшик.

Туган көнең котлы булсын.
Безгә бергә бик рәхәт.
Кылган изгелекләреңә.
Әни, сиңа мең рәхмәт.
* * *
Бәйрәмнәре күп тормышның,
Бәйрәм белән туа көне.
Олы бәйрәм бүген бездә —
Әниемнең, туган көне.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Гомереңнең тагын да бер
Елы үтеп киткән икән.
Үз тирәңә безне җыйнап,
Туган көнең җиткән икән.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән

Без үссен дип, йокламаган
Төннәрең дә булган синең
Безнең өчен янган-көйгән
Көннәрең дә булган синең.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.

Син — өебез күрке безнең,
Синең урын бүген түрдә.
Әниемнең туган көне —
Олы бәйрәм бүген бездә.

Кушымта:
Котлы булсын туган көнең.
Бездән сиңа изге теләк —
Картаймыйча яшә әле,
Гел яшь булып безнең белән.
* * *
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
* * *
Туган көнең белән котлап,
Телибез сиңа бүген.
Күреп яшә карт көнеңдә
Балалар игелеген.

Гомерләрең үтә инде ул
Ашкынып аккан судай.
Тик гомерең буйларына
Исәнлек бирсен Ходай.
* * *
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.

Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.

Читайте так же:  Поздравления подруге на день рождения шуточные

Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
* * *
Син кояшка тиң кешебез, Әнкәй,
Яшәсәң дә Үзең еракта,
Һаман Синнән җылы алабыз без,
Ә урының һәрчак йөрәктә.

Кояш җиргә нурын сипкән кебек,
Әнкәй, Синнән дә нур бөркелә.
Без телибез Сиңа кояш гомере,
Кояш кебек Син дә бер генә!
(Рафис Корбан «Бәхет телим»)
* * *
Кояш җылысына җыелгандай
Сыенабыз, Әни, яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә Әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы киләсең.
Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
* * *
Рәхмәт, Әнкәй, гомер бирүеңә,
Төн йокыларыңны бүлүеңә.
Безгә нык канатлар куюыңа,
Ышанычлы терәк булуыңа
* * *
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
* * *
Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Изге, Әни, синең күңелкәең,
Озын гына булсын гомеркәең
* * *
Киң күңелең, юмартлыгың өчен,
Кояш белән сине тиңлибез.
Шатлык белән тулы, куанычлы
Озын гомер сиңа телибез.
* * *
Син бит әни, яшәешнең яме,
Безнең өчен олы терәк.
Тыныч яшә берүк, исән-сау бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.

Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
* * *
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.

Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.

Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез
* * *
Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар. Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
* * *
Һәрвакытта булдың өйнең яме,
Авыр чакта безгә син терәк.
Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
* * *
Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең
Төн йокламый карап үстердең.
Йөрәк җылың кушып барыбызга
Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын әни,
Юбилеең узсын күңелле.
Балаларың бүген сине котлый,
Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйладың син гомер юлыңда.
Онытмабыз әни, төпле сүзең, зирәк фикерең,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән
Терәк булып безнең иңнәргә.
Пар канатлар булып әти белән
Талмый атла гомер үренә…
* * *
Чәчләреңә, Әни, чал керсә дә,
Син бит минем йөрәк түрендә,
Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,
Син дөньяда безгә бер генә.

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын синең тормышта.

Саф теләкләр ургый күңелдә,
Сине котлап туган көнеңдә
Шатлык булсын һәрчак юлдашың
Сүнми янсын бәхет кояшың.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә.
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үренә.

Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен,
Шуны телим туган көнеңдә
* * *
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.
* * *
Җирдә булган бөтен шатлыгыңны,
Хисләреңнең иң-иң яктысын,
Йөрәк әрнүеңне, хыялыңны,
Уйларыңның иң-иң татлысын.
Тик син безгә, безгә багышладың,
Һәм бүген дә моны аклыйсың.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр
Безнең сиңа, әйтер теләкләр.
* * *
Кем ул дисең җаны өзгәләнеп
Безнең хакта бик еш уйлана?
Балалар дип үрсәләнеп торган
Кайгыртучы кеше ул-ана!

Юк бер кеше аннан мәрхәмәтле,
Аннан тугрылыклы дөньяда.
Гомер бакый бала хакын хаклый-
Шундый изге кеше ул-ана!
Балакае уңышка ирешсә
Тагын кем соң шулай куана?
Шатлыкны да,кайчак кайгыны да
Уртаклашыр кеше ул-ана!
(Фәнәвис Дәүләтбаев)
* * *
«Әни!» — диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың —
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

«Әни!» — диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган теләкләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Җиңел генә узмагандыр көннәр,
Моңсу көннәр булган, ялгыз төннәр.
Тик кешеләр синнән һәрчакта да
Өмет сүзен генә ишеттеләр.

Синең бүген зур бәйрәмең әни,
Бу бәйрәмең синең шундый якты!
Синдә булган йөз яктысы әни,
Йөрәкләрдә безнең учак якты.

Туган көнең белән сине әни!
Елгаларда ташу- ярлар тулган.
Син тумасаң, без дә булмас идек,
Әле ярый җирдә әни булган.

«Әни!» — диеп әйтү шундый рәхәт,
«Әни» сүзе тора безне дәшеп.
Һәрчак шулай балкып яшә, әни,
Якты йөзләреңнән нурлар чәчеп!
* * *
Сабый чагым ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл зиһен арткан саен,
Кадерең синең арта бара, әнием минем.

Читайте так же:  Поздравления женщине короткие прикольные с юмором

Синең сүзне кабатлыймын балаларга,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга,
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояшым син, якты көнем, әнием минем.

Юмартлыгым, көләчлегем — синнән бүләк,
Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк.
Оныкларың котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әнием минем.
* * *
Син бит әни безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син – бэхетле бул!
Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!
Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!

Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь — ул аз эле!
Алда эле — купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!

Гомереннен бу мизгеле —
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!

Якын дустым, сине туган кнг.
Булк итм шигыръ юллары.
Гел шатлыкта гына узса иде
Сиклтле тормыш юллары.

Бу тормышны дустым з законы,
Талплре аны бик кырыс.
Табаласы икн бхетене,
Югалтмаска аны син тырыш.

Тынычлыгы булсын келед,
Эшлре д барсын, грлсен.
Гомер буе сине йргед
Яш дрте снми дрлсен.

Кояшлы кн телим сиа ,дустым.
Болытларны куып таратып.
Яшик ле алда гомер барда,
Якын дуслар булып яратып.

Татарские поздравления с днем рождения своими словами

Видео (кликните для воспроизведения).

Сине туган кне белн котлап, и изге, якты, матур телклремне юллыйм: кчле рухлы м кешелекле, юмарт м ярдмчел, бхетле м сламт бул! Уй-телклре ти, туар танары тыныч, саулыгы ныклы, гомере бхетле булсын! Авырмый, кайгы-хсрт крми, озын гомер итене, гаил шатлыгы, балаларыны, якыннарыны игелеген креп яшрг язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бхетлр белн мул тормышта яшвене телим!

. ! Сиа гомерне и озынын, бхетне и зурысын, шатлыкларны и олысын юллыйбыз. Якты ал танар, згр кклр сине келене рчак яктыртсын, балкытып торсын. Та иллрене назлысы, ан тынычлыгы, чиксез бхетлр, эшед зурдан-зур уышлар, яхшы ктренке кеф юлдаш булсын сиа. Бтен гомерене, кчене кешелр бхете чен биргн гзл зат буларак эчкерсезлеге, ихласлыгы, ягымлылыгы белн кешелр келен яулады. рвакытта да шулай шат, клч йзле, изге келле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бхетт яшрг язсын сиа!

Сине чын келемнн туган кне белн тбриклим. Туачак танары, килчк кннре кояш кебек якты, нурлы, кк йзе рвакыт аяз булсын. Мхббте чишм суыдай саф, бхете шомырт ччгедй ак булсын. аман да шулай ачык йзле, олы йркле булып кал. Кояш нурыны ылысын, та иллрене и назлысын, укуыда, эшед зурдан-зур уышлар телим.

Поздравления с юбилеем 50 лет на татарском языке

. ! Син бген зене олы юбилее – 50 яше билгелисе. Мосу кзлрг ямь стрг телгндй, табигатьне шушы мизгеленд ярты гасыр элек дньяга килеп, син барлык туганнарыны сендергнсе. Бген д син, кадерле кешебез, зене тир-ягыдагы кешелрг шатлык лшсе, олысына да, кечесен д син кешелекле м игелекле, абруйлы кишче, шуа кр д зе олы ихтирам казангансы. Алдагы гомер юлларыны шулай ук сау-сламтлек, ктренке кеф м туган-тумачалары, якыннары белн бхетле кннрд трг язсын сиа, секле м сйкемле кешебез!
И изге, ак м пакь телклр белн . .

… ! Сине 50 еллык юбилее белн тбриклибез! Ярты гасыр кп т сыман. Сине гомерд д авыр кннр аз булмады. Сынмады, сыгылмады, югалмады. Мен дигн Ана булды. Кешене бхет тудырмый, бхетне кеше ясый. Син з бхетене зе тудырып, ире, балаларыа, туганнарыа да леш чыгарды. Рхмт сиа рвакыт якты чырае, тмле сзлре белн каршылаганы чен. Килчкт д ул хзинне чишмсе саекмасын, бхете авырлыклар килмсен. Балалары берсе-берсе ун егетк торсын, башлы-кзле булып зе кебек матур тормыш корсын. е шулай элеккеч нурга чумсын.

Исэнмесез !Тормыш иптэшемнен дэ .абыемнын да 50 яшьлек юбилейлары !Икесенэ дэ котлау сузлэре .шигырь юллары яза алмассызмы икэн Шулай ук мина шундый эйбэт ир устерп .булэк итуче кайнанама рэхмэт сузлэре яза алмассызмы Рэхмэт

Поздравление на татарском языке с переводом на русский

Кадерле дускай!Туган кне белн котлыйм сине! Синнн д якын, синнн д тугры иптшем юктыр, шуа кр сиа чын келемнн килчкт д зед булган гзл сыйфатларыны сакларга телим. Сине тазалык-саулык, якты килчк, бхетле матур кннр ктсен, дус-ишлре, туган-тумачалары, гаил тик сине сендерсен, дустым! Сине хрмт иткн (имя).

Дорогой мой дружок!С днем рождения тебя! Ближе и вернее тебя нет у меня друга, поэтому от всей души желаю тебе в будущем сберечь твои прекрасные качества. Пусть тебе сопутствует крепкое здоровье, впереди ждет светлое будущее, счастливые радостные дни, друзья и родственники пусть приносят тебе только радости, друг! Уважающий тебя …

Безне чен и кадерле булган хрмтле ниебез!Бген сине туган кне — димк, безне чен бу икелт туган кн. Син булмаса – без д булмас идек, син тумаса – без д тумас идек. Сиа корычтай тазалык, яхшы кеф, иснлек-саулык телибез. Сиа шушы ямьле бйрмед менрч рхмт сузлре йтбез. Син – дньяда и затлы, саваплы кешелрне берседер, без сине чиксез хрмт итбез, чын йрктн яратабыз. Озын гомер сиа! Балалары(имена)

Мама, самый дорогой и уважаемый для нас на свете человек!Сегодня твой день рождения – значит, и для нас это двойной праздник. Не родилась бы ты, не было бы и нас. Желаем тебе крепкого здоровья, хорошего настроения, благополучия. Ты самый лучший и благородный человек на свете, мы бесконечно уважаем тебя и любим всем сердцем. Твои дети…

Кадерле (имя)!Сине туган кннред Сандугачлар сайрасын, Сине тбриклп, туганнар Яхшы блк сайласын! Килчк матур гомерне Берг-бер уздырыйк, Гармун уйнап, биеп-ырлап Урамнардан сыздырыйк. Картаймыйча яш, дускай, Бгенгедй чибр бул. Дус-ишлрне кадерен бел Миннн (бездн) сиа телк шул! Дусты (имя). Дуслары (имена).

Читайте так же:  Поздравление с днем учителя коллеге пенсионеру

Дорогой …!В твой день рождения пусть поют соловьи, а друзья выберут для тебя лучшие подарки! Предстоящую счастливую жизнь пусть доведется нам провести вместе, с песнями и плясками, с гармонью весело пройдем по улицам. Живи, не зная старости, дружок, будь таким же прекрасным, какой ты сегодня. Береги своих друзей-приятелей, вот такие у меня пожелания тебе. Твой друг…. Твои друзья….

Поздравления с днем рождения на татарском языке

Любой человек, проходящий свой долгий жизненный путь, так или иначе, отмечает некоторые этапы. Пускай не каждый из нас празднует свой каждый день рождения, но юбилеи мы точно справляем, пусть даже они и приносят нам немного грусти. Чувства эти не чужды никаком народу, и татарам в том числе. Причем, вопреки всеобщему мнению, татарский язык может звучать очень нежно и мелодично, особенно когда на нем читаются стихотворения.

Как думаете, коренному татарину будет приятнее услышать поздравления с днем рождения на татарском языке или на русском? Конечно же, на татарском. Тут и думать нечего. И даже если вы впервые слышите этот язык, поверьте, ваши слова будут звучать в ушах именинника куда более мелодично, пусть вы и впервые читаете татарский текст. Не бойтесь экспериментировать. Даже ломаный язык принесет истинному татарину массу удовольствия. Ваши поздравления на секунду перенесут его в родные края, к родным людям и родной культуре.

На сайте Влио поздравления с днем рождения на татарском языке представлены в избытке. Вы можете видеть как стихи на этом экзотичном языке, так и перевод к ним. Вы ведь не собирались поздравлять именинника словами, смысла слов которых не понимаете, верно? Вот и мы не собирались заставлять вас это делать. Смелее выбирайте подходящие стихи и радуйте виновника торжества!


Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь — ул аз эле!
Алда эле — купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!

Гомереннен бу мизгеле —
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!


Этиебез — безнен кадерлебез,
Без бэхетле жирдэ син барга.
Фэрештэлэр кунсын иннэрендэ
Туган конен белэн котларга.

Торле чакны кургэнсендер, эти,
Йорэгендэ куптер яра да.
Кинэшчебез, терэгебез булып
Озак яшэ безнен арада.

Парлап канат кагу жинелрэк,
Тормыш сезне ялгыз итмэсен.
Тормыш чишмэлэре чалтырап аксын
Мэнге-мэнге суы кипмэсен.


Гомерен хэзинэсенэ
Остэлде тагын бер ел,
Монайма еллар утэ дип,
Елмай син — бэхетле бул!

Котлы булсын бэйрэмен,
Тыныч булсын кунелен,
Шатлык-соенечлэр белэн
Тулы булсын гомерен!

Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!


Хэр яна кон бэхет алып килсен,
Алсу таннар кумсен шатлыкка.
Яшэу дэрте янсын йорэгендэ
Картаерга бер дэ ашыкма.


Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмле син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше белмим бармы,
Без бәхетле тик син булганга.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек сиңа, олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрум итмәсен.


Баса минем башка бет сыман
Торле яктан тормыш ваклыклары.
Эйтерсенлэ беткэн баш бетсен дип
Телилэр миннэн котылуны.

Сборник поздравлений с днем рождения любимых на татарском.

Мәхәббәт җимешем минем!
“Кояшта тудын микән, айларда булдың микән”?
Әллә йолдызларның матурлыгын узеңә җыйдың микән?
Туган көнең белән котлап, куңелеңә август аеның матурлыгын, өлгереп җиткән игеннәрнең муллыгын, җаныңа сусауны баса алмас саф мәхәббәт телим. Мәхәббәт хисеңнең очы да, кырые да булмасын, ул татлы тойгыдан мөлдерәмә тулып торсын. Бәхет кояшың мәңгегә балкысын, нурлары җаныңда сүнмәсен, сүрелмәсен, түгелмәсен.

Бердәнберем!
Йорәгемнән ташып чыккан хисләр, таң җилләре аша, . яшең тулган көндә сиңа котлау булып барып ирешсен!
Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, кояш булып иртән көлсәң,
яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын,
бәгыреңә тамчы-тамчы булып тамармын.
Кояшларга менеп китсәң,
мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен,
кояштан да табармын.
Яшьлегең күмелсен гөлләргә.
Изге ниятләрем, изге теләкләрем белән, бу мин әле – дустың . .

. туташ!
Җир җиләге пешкән, сыгылып җиргә төшкән,
гаҗәеп матур, сихри вакытта тугансың.
Туган көнең дә, чәчәк атарга бөреләнгән
янар чәчәк кебек, мәхәббәтеңә нур өстәсен.
Акылың камил, йөзең кояш,
йөрәгең мәңге яшьлек бишегендә тирбәлсен.
Яшь каеннар зифалыгы телим сиңа,
тәннәрең сау булсын, ягымлы көлүең,
гашыйк иттереп, күңелдә яңгырап торсын.
Тел белән йөрәк берләшсә, мәхәббәт сүзе туа.
Ул татлы кичереш сине дә читләтеп үтмәсен.
Хыялларың тормышка ашып,
куңел күгеңдәге бәхет йолдызың, җаныңны җылытып,
йөрәгеңне нык тотып, җемелдәп торсын.

. кадерлем!
Җан тирбәлешең яктылыкка, илаһи кояш нурларына омтылып, дөньяга пәйда булган көнең белән тәбриклим сине.
Сиңа бер генә теләк – саулык, саулык, саулык.
Ә саулык ул – озын гомер, шатлык, бәхет вә мәхәббәт нурының тамчысы.
Күңелең күгендә көн дә яз булып, җаныңда чәчәкләр атсын.
Хыялыңдагы изге теләкләрең тормышка ашсын.

Хөрмәтле . !
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
Шулкадәрле яшьтер моңа, диеп карамыйлар,
Бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
Ап-ак төнбоетай тирә-юньгә нур чәчәсең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын,
йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең ак болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,
мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен, җан-бәгырьдән түгелмәсен.
Юлларыңа гөлләр сибелсен!

. җаным, бәгърем!
Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньга килгәнсең.
Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт кичкән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы,
Күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.
Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

. җаным, бәгърем, кояш нурым!
Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
Шул якты мизгелең белән котлыйм!
Май ае ул – шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!

Читайте так же:  Поздравления завучу школы на день учителя

Бүгенге көн бер кайчан да
Онытылмый торган көн.
Әй, сөеклем, бердәнберем,
Ул бит синең туган көн.
Көннәремә-төннәремә
Нур өстәүчем син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Син булмасаң, сөеклем дип
Мин кемгә дәшәр идем.
Мәхәббәтнең бөек көчен
Тоймыйча яшәр идем.
Минем чиксез шатлыгым да,
Бәхетем дә син бит ул.
Шуңа синең туган көнең
Иң-иң изге көн бит ул.
Туган көнең — бер бизәге
Мәхәббәтле елларның.
Ярый әле син тугансың,
Ярый әле мин бармын.
***
Бәхет — инеш түгел агарга,
Яңгыр түгел күктән яварга.
Ярат! Түземле бул! Тырыш!
Шулай мөмкин бәхет табарга!
Син табарсың аны.
Тик бер кайчан да
Ычкындырма аны кулыңнан.
Бәхет, шатлык телим сиңа
Барган чакта тормыш юлыннан!
Бергә атлыйк нык адымнар белән,.
Бергә булсак барыбер җиңелрәк!
Авыр чакта күкрәгенә кысып,
Сыенырга миңа син кирәк!
***
Гомер үтә. Инде күпме еллар
Син генә дип тибә ул йөрәк.
Рәхмәт әйтәм барлык туганга
Син минеке генә булганга.
Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә
Сине миңа бүләк иткәнгә.

Поздравления на никах. Пожелания на никах

Часто бывает такое, что своей речью поздравители начинают быть похожими друг на друга, где желают одно и тоже: счастья, здоровья, богатства и детей. Да, это здорово, но я постараюсь помочь Вам быть уникальным в своих поздравлениях.

Слова поздравления на никах

После того, как хазрат почитает сам никах, начинается банкетная часть (застолье) или, как некоторые называют, чаепитие. Здесь в лице ведущего (тамады) выступают отец с матерью, если все же есть тамада, то он берет руководство над всей церемонией банкетной части. Подарки, традиции и обычаи, различные вкусности и теплая атмосфера сопровождаются восточной музыкой, татарскими песнями и танцами. Подробнее о традициях татарского никах я расскажу скоро в новой статье.

Согласно традициям, первую возможность предоставляют родителям молодоженов. Это очень волнительный момент, когда желают всего самого-самого наилучшего, кто-то может это исполнить в виде поздравления с никах на русском языке в прозе, а кто-то поздравления никах в стихах на русском или на татарском языках, но чаще всего гости отдают предпочтение поздравлениям своими словами. Встречались папы и мамы, которые поздравляли не стихами, а песней новобрачных: папа на баяне, мама поет. идеально, креативно, необычно. После речи можно подарить подарки. Подробнее о том, что чаще всего дарят на никах, я расскажу в своей статье позже.

Далее по уважению к старшему поколению, слово предоставляется бабушкам и дедушкам, ну а после не имеет принципиального значения кто будет говорить следующий (все зависит от ведущего/тамады). Главное дать всем возможность высказаться. В заключении застолья, новоиспеченные молодожены могут выразить свою благодарность в адрес гостей и родственников, поблагодарив в первую очередь родителей за воспитание и заботу, за то что вырастили и дали всё что могли. Далее сказать теплые слова в адрес родителей мужа/жены за столь прекрасную половинку, которую готовы любить и заботиться так же трепетно, как и родители. Не забудьте обратиться и к гостям, отдельно скажите «спасибо» тем, кто приехал издалека.

Поздравление на никах своими словами

Часто бывает такое, что своей речью поздравители начинают быть похожими друг на друга, где желают одно и тоже: счастья, здоровья, богатства и детей. Да, это здорово, но я постараюсь помочь Вам быть уникальным в своих поздравлениях, помогу подобрать пожелания на никах. Такие пожелания своими словами всегда интересно слушать, одно удовольствие, когда они несут смысл, а не просто исписанные 3, 4 или 5 страниц (так любят писать люди старшего поколения), где просто перечень наставления. Будем более современны, приступим к изучению пожеланий. Ведь у молодоженов мало времени на банкете на выслушивание таких длинных поэм, которые, правда говоря, утомляют, нежели бодрят.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

ӘЛЕГЕ ТЕМАГА БАШКА ЯЗМАЛАР:

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.
* * *
Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы, уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!
* * *
Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез. Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!
* * *
Хөрмәтле….
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.

Читайте так же:  День веры надежды любови и матери их софии поздравления

Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.
* * *
Кадерле….!
«Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.

Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.
* * *
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.
* * *
Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.

Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.
* * *
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.

Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.

Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.
* * *

Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.
Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл. Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл. Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.

Короткие поздравления с днем рождения на татарском

Хэр яна кон бэхет алып килсен,
Алсу таннар кумсен шатлыкка.
Яшэу дэрте янсын йорэгендэ
Картаерга бер дэ ашыкма.

****
Кешелекле бит син, олы ?анлы,
Ярд?мле син дуска, туганга.
Синн?н газиз кеше белмим бармы,
Без б?хетле тик син булганга.
Ак б?хетл?р юлдаш булсын си?а,
К?нн?ре?не шатлык биз?сен.
С?лам?тлек си?а, олы б?хет,
Ходай шуннан м?хрум итм?сен.

****
Баса минем башка бет сыман
Торле яктан тормыш ваклыклары.
Эйтерсенлэ беткэн баш бетсен дип
Телилэр миннэн котылуны.

****
Гамьле еллар, амьле коннэр
Телибез чын йорэктэн!
Хич кичекми чынга ашсын
Безнен куркэм телэклэр!

****
Минем кадерлел?рем! ?тием! ?нием!
Чын к??елемн?н сезне т?брик ит?м,
Гомер б?йр?мегез – эн?е туй бел?н.
Сау — с?лам?т минем: ?тием д?, ?нием д?, – диеп
??рчак с?енеп сезне? янга кил?м.

****
Сезг? насыйп булган б?хет, шатлык,
Якты к?нн?р м??ге ?тм?сен.
С?лам?тлек – ярты б?хет, дил?р,
Шунысы бигр?к читл?п ?тм?сен.
Б?хет чишм?л?ре? мул аксын,
Зур шатлыклар бел?н та? атсын.

****
Я?а елда туган балага
Я?а елны? ак карлары,
Я?а б?хет китерсен.
Ап-ак чаналарга т?яп
Кыш бабай бел?н Кар кызы
К?чт?н?ч алып килсен—
Сине гел с?ендерсен.

****
Туган к?н бел?н котлау
Гомер юлы? озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны биз?сен.
Гомерл?ре? б?хет бел?н ?тсен,
Авырлыклар бер д? килм?сен.

****
Тормышнын ин ямьле чагы,
Илле яшь — ул аз эле!
Алда эле — купме шатлык!
Купме бэхет, наз эле!
Гомереннен бу мизгеле —
Туктап бер жырлап алу,
Уткэннэргэ шокер итеп,
Килэчэккэ юл салу!

Четверостишья с днем рождения на татарском языке

С?еклебез, безне? ?чен
Изгене? изгесе син.
Б?хетл?рне чагылдырган
В??данны? к?згесе син.

****
Р?хм?т, ?тк?й, барысы ?чен д?,
Без б?хетле сине? яны?да.
Син зур тер?к безг? авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

****
Кайчан керс. ?е?д? нур б?рки,
Каршылыйсы? якты й?з бел?н.
Кайгы-х?ср?т ?и?ел?еп кит?
Сине? ?йтк?н йомшак с?з бел?н.


****
Юллары?а ак б?хетл?р яусын,
Шатлык балкып торсын й?зе?д?.
Кайгы-х?ср?т баш очыннан узсын —
Шул тел?кл?р безд?н ?зе.

****
М??ге якты тормыш телим си?а,
Кайгы-х?ср?т си?а килм?сен.
К??елд?ге шатлык тойгылары
М??гег? д? синд? с?нм?сен.

****
Гомерне бит еллар билгел?ми,
Яш?? д?рте булсын к??елд?.
Без тел?г?н шатлык, б?хет, ?ти,
Юлдаш булсын си?а картлыкта.

****
Б?йр?м булсын м?бар?к,
Табын булсын т?г?р?к!
Б?генд?й б?йр?мн?рне
Гел каршылыйк берг?л?п!

****
Ки??ш сорап сезг? кагылабыз,
Барыбызга ярд?м ит?се?.
Кылган изгеле? ?ирд? ятмас,
Авыру белми озак яш?гез!

Видео (кликните для воспроизведения).

****
Торасы? да чал ч?че?не сыйпап,
Картаелган инде, иясе?.
Кил? безне? шулчак ч?чл?ре?не?
??рберсен? башны иясе.

На татарском поздравление
Оценка 5 проголосовавших: 1

ОСТАВЬТЕ ОТВЕТ

Please enter your comment!
Please enter your name here